Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Тәтеш балкышы» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасындагы көндезге төркемгә йөрүче яшьләр өчен Татарстанда фәнни-технологик үсеш елына багышланган «Үткәнгә сәяхәт, яки югалган уйлап табулар сере» дигән библиолабораториясен үткәрделәр.
Чарада катнашучылар үз белемнәрен тикшерделәр, билгеле бер вакыт чорына кагылышлы яңа кызыклы фактлар белделәр, шулай ук фәнни-популяр китаплар ярдәмендә югалган уйлап табуларны таптылар. Библиолабораториядә тәкъдим ителгән биремнәр аңлаешлы булган. Уенчылар сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр, ребусларны, кроссвордларны чиштеләр, һәр локациядә пазл фрагменты алдылар, алар соңгы сынауны үтер өчен кирәк булды.
.jpg)
.jpg)