Игелек кечкенә эшләрдән башлана! Кошларга карата сизгер мөнәсәбәт тәрбияләү, кышын аларга азык табарга ярдәм итү максатыннан, 1 сыйныфта «Кыш көне кошларны ашатыгыз!» акциясе үткәрелде. Акция кысаларында сыйныф җитәкчесе Әхмәтшина А.Ф. кышлаучы кошлар турында белешмә бирде. Балалар игътибар белән презентация карадылар, кошлар, аларның гадәтләре турында хикәяләр тыңладылар, кошларны нәрсә белән сыйларга яраклыгына төшенделәр, аларның искиткеч тавышларын тыңладылар. Соңыннан барысы бергә урамга чыгып, җимлекләрне җим белән тутырдылар. Балалар яхшы эш эшләгәннәрен беләләр-алар канатлы дусларыбызга исән калырга булышалар.