Мәгариф бүлеге хәбәр итә

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

2024 елның 23 гыйнварында район Мәдәният йортында ата-аналар комитетларының «Дус сыйныф серләре» республика конкурсының муниципаль этабы булып узды. Конкурсның максаты - Тәтеш муниципаль районы мәгариф оешмаларының һәм ата-аналар комитетларының мәктәп укучыларын тәрбияләү мәсьәләләрендә үзара хезмәттәшлегенең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм популярлаштыру. Конкурсның муниципаль этабында 4 белем бирү оешмасыннан 4 ата-аналар комитеты катнашты. Ата-аналар комитетлары 5 сынауда ярыштылар: 1. Визитная карточка «Наш веселый дружный класс!»; 2. «Дус сыйныф серләре» күргәзмәсе; 3. «Бөек сугыш - бөек Җиңү» иҗат номеры; 4. «Бердәм тәрбия мохите: ата-аналар, балалар һәм тәрбия буенча киңәшче» проектын яклау. Конкурс йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

I урын - П.С. Ханжин исемендәге Тәтеш 1 нче урта мәктәбе  7 В сыйныф ата-аналар комитеты, класс җитәкчесе Гасимова Светлана Иргизовна;    

  II урын - Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 класс ата-аналар комитеты”, класс җитәкчесе Овчинникова Галина Ивановна. III урын - Тәтеш татар урта мәктәбе 7 нче сыйныф ата-аналар комитеты, класс җитәкчесе Лукина Татьяна Викторовна; III урын — А.А. Соколовский исемендәге Тәтеш 2 нче урта мәктәбенең 6 нчы класс ата-аналар комитеты, җитәкчесе Врясова Наталья Петровна. Конкурста актив катнашканнары өчен барлык ата-аналарга рәхмәт белдерәбез!  

  Тәтеш муниципаль районын конкурсның зона этабында Советлар Союзы Герое П.С. Ханжин исемендәге Тәтеш 1нче урта мәктәбенең 7 нче «В» сыйныфы ата-аналар комитеты тәкъдим итәчәк. Барлык катнашучыларны котлыйбыз!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International