"Әкияттә кунакта»

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеменең «Әкият» театр төркеме балалары кечкенә балаларга Абдулла Алишның «Куян кызы» әкиятен күрсәттеләр.  Әкият башланыр алдыннан яшь артистлар, дулкынлануларына карамастан, геройларның образын төгәл тапшырырга тырыштылар. Спектакль кызыклы һәм аңлаешлы килеп чыкты. Балалар   куян кызының үзсүзлелеге һәм кирелеге аркасында аның сәламәтлегенә нинди зыян килүе турында белделәр. Бу спектакль белән геройлар кечкенә тамашачыларга әкиятенең "Кем ата - ананы хөрмәт итә, шул кайгыны белми", дигән  әхлагын җиткерделәр.
Балалар артистларга көчле алкышлар белән рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International