«Тәтеш татар урта мәктәбе» хәбәрләре

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

             Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә 6-7 сыйныфлар өчен мәктәптә «Холокост» тематик сәгате узды. Укучыларны холокост, геноцид төшенчәләре белән таныштырдылар, әлеге вакыйганың роле, әһәмияте, урыны һәм аның тарихи процесс үсешенә йогынтысы турында сөйләделәр. Укучылар өчен АушвицБиркенауның (Освенцим) иң зур үлем лагере буенча виртуаль экскурсия үткәрделәр. Чара ахырында балалар нәтиҗә ясадылар: үзеңне башкалардан яхшырак дип санарга ярамый, тормышны кадерләргә, түземле булырга һәм бер-береңне хөрмәт итәргә, милләтеңә карамастан, үз халкының һәм башкаларның гореф-гадәтләрен белергә, хөрмәт күрсәтергә һәм тынычлыкта яшәргә кирәк. Ә иң мөһиме-мондый хәл кабатланмасын өчен барысын да эшләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International