2024 елның 22 гыйнварыннан 24 гыйнварына кадәр Казан шәһәрендә 7, 8 сыйныф укучылары арасында физик культура буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Тәтеш муниципаль районыннан Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Ханжин Павел Семенович исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Николаева Вера һәм Тоншермаурта гомуми белем бирү мәктәбе 8 нче сыйныф укучысы Майоров Максим катнаштылар.