Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Мәдәниятне агарту" курсы кысаларында Өченче буын университеты өчен Россиянең бөек династиясенә багышланган «Абрикосовларның кондитер империясе» дигән тарихи экскурс үткәрделәр. Китапханәчеләр катнашучыларны Абрикосовлар династиясе белән таныштырдылар. Озак вакыт Абрикосовлар фамилиясе иң тәмле тәм-томнар һәм десертлар белән ассоциацияләнгән. Бу искиткеч династия вәкилләре Россиядә кондитерлык эшенең традицияләренә нигез салалар һәм үз тармагында лидерлар булалар. Нәкъ менә аларга без легендар «Гусиные лапки» һәм «Раковые шейки» конфетлары, шулай ук фольгага төрелгән шоколадлы Кыш бабайлар белән бурычлы, аларсыз яңа ел бүләге дә булмый.
.jpg)