"Брайль" - универсаль, иң гади һәм иң уңайлы һәм шуңа күрә сукырлар өчен әлегә кадәр тиңдәшсез рельефлы-нокталы язу системасы. Бу китаплар, ноталар, математик һәм башка билгеләмәләр, сукыр кешеләргә кешелекнең рухи мәдәниятенең барлык кыйммәтләрен үзләштерү мөмкинлеге бирә.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре җирле сукырлар җәмгыяте өчен Француз рельефлы шрифт уйлап табучысы Луи Брайльнең тууына 215 ел тулуга багышланган "Луи Брайльнең китап коды" дигән танып белү сәгате үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар уникаль кешенең тормышы белән таныштылар. Махсус әдәбият фондына: Брайль буенча китаплар, «сөйләүче китаплар», дисклар һәм флешкарталар, күзәтү ясадылар.