Бүген безнең балалар бакчасына Буа шәһәреннән кунаклар Л. Н.Гыйматдинова - баш белгеч, С. В. Грошева - ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе белгече килде. Алар балаларга экология, экологик грамоталылык нәрсә икәнен һәм без барыбыз бергә әйләнә-тирә мохиткә ничек ярдәм итә алуыбызны сөйләделәр. Балаларга экологик мультфильм күрсәттеләр һәм табышмаклар чиштеләр. Очрашу ахырында барлык балаларга «экология мәктәбе»буяу китаплары бүләк иттеләр.


