Тәтеш район мәдәният йорты хәбәр итә

2024 елның 28 гыйнвары, якшәмбе

27 гыйнвар Тәтеш район мәдәният йортында Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган «Холокост: буыннар истәлеге» дигән патриотик сәгать узды. Бу көнне Кызыл Армия солдатлары Освенцим концлагеры тоткыннарын азат иткәнгә 79 ел тулды. Чарада Тәтешнең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Шулай ук район мәдәният йорты солисты башкаруында тематик музыкаль номерлар яңгырады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International