27 гыйнварда мәдәният хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә Ленинградны блокададан азат итүнең 80 еллыгына багышланган "900 көн һәм төн" митингы уздырды. Митингны авыл җирлеге башлыгы Гобәев Әсхать Минзаһит улы ачты. Блокада вакытында һәлак булган ленинградлыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, тантаналы истәлекле гирлянда куйдылар.

