2024 елның 26-28 гыйнварында «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында рус телле мәктәп укучылары өчен татар теле буенча республика укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты
- Муллина Әдилә (остазы Сәгыйтова М. Х.)
- Фәтхуллова Рузилә (остазы Ногуманова Г. З.)
Барлык катнашучыларга һәм педагогларга куелган максатларга ирешү юлында уңышлар телибез.