Хәтер шәме Бөтенроссия гомуммилли хәйрия акциясе, XX гасырның иң куркыныч сугышы елларында корбан булганнарны искә алу көне һәм истәлек билгесе буларак уза. Бөтенроссия форматында беренче тапкыр 2009 елның 27 гыйнварында Санкт-Петербургта Ленинград блокадасы тулысынча бетерелүнең 65 еллыгы уңаеннан уздырыла. Шул вакыттан бирле ул ел саен үткәрелә.
Нармонка мәктәбе укучылары, әти-әниләре 20.00 сәгатьтә Ленинградның үлемсез батырлыгы истәлегенә монумент янында йортның шәмнәрен кабызганнар. Бер минут тынлык белән искә алдылар.
.jpg)