29 нчы январьда Үзәк китапханәдә районның китапханә хезмәткәрләре өчен “Китапханә фонды- китапханәнең төп өлеше” дип аталган семинар үткәрелде.
Китап фонды - һәр китапханәнең төп байлыгы. Семинар программасы бай һәм анда катнашучыларны фонд белән эшләүнең бөтен нечкәлекләре белән таныштырырга юнәлдерелгән иде.
Әдәбиятны комплектлаштыру һәм эшкәртү бүлеге мөдире ББК таблицаларындагы үзгәрешләр һәм аларны район китапханәләрендә куллану турында сөйләде.Аның искәртүенчә, бу үзгәрешләр документларны эшкәртү, каталог белән эшләүче бүлекләргә генә кагылмый, ә ачык китап фондларына ия барлык китапханәләргә кагыла.
Методик-библиография бүлеге мөдире китап фондын урнаштыру буенча киңәшләр бирде. Китапханәчеләр китап киштәләренә әдәбиятны дөрес итеп урнаштыру кагыйдәләренә җентекләп тукталып, ачык китап фондын формалаштыру таләпләре белән таныштылар, китап күргәзмәсенең китап фондын танытуда, аны пропагандалауда ролен искә төшерделәр. Презентация ярдәмендә Рәсәйдәге хезмәттәшләренең тәҗрибәсе белән таныштылар.
Әдәбиятны комплектлаштыру һәм эшкәртү бүлеге хезмәткәрләре ББК таблицалары белән эш итү буенча практик дәрес үткәрделәр.
Үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Семинарда катнашучылар мондый чараларның мөһимлеген ассызыкладылар.
Соңыннан оештыру эшләре буенча сораулар каралды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)