Татар әдәбияты буенча республика укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

2024 елның 28-30 гыйнварында «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында рус телле мәктәп укучылары өчен татар әдәбияты буенча республика укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты

- Муллина Әдилә ( остазы Сәгыйтова М. Х.)

- Фәтхуллова Рузилә (остазы Ногуманов Г. З.)

Олимпиада нәтиҗәләре буенча Муллина Әдилә призер дип танылды.

Җиңү белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International