«П.С.Ханжин исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»ндә очрашу кичәсе

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Һәр ел саен гыйнварның соңгы җомгасында Тәтеш шәһәренең 1 нче урта мәктәбен тәмамлаучылар белән очрашу кичәсе уза. Очрашуга килүчеләр мәктәпне төрле елларда тәмамласалар да, аларның барысын да бер үк хис – туган мәктәпләренә мәхәббәт һәм укытучыларына хөрмәт хисе берләштерә. Күбесе бер- берсе белән инде күп еллар күрешмәгән . Ә менә сыйныфташларының язмышы ничек килеп чыкканы кызыксындыра. 

 Сәламләү һәм котлау сүзләре белән башта мәктәп директоры И. Р. Фәтхуллов чыгыш ясады. Ул мәктәпнең элеккеге һәм хәзерге хезмәткәрләренә, шулай ук залда булган барлык кунакларга зур рәхмәтен белдерде. 

 Аннан бәйрәм кунакларын кичәне оештыручы 11 сыйныф укучылары (җитәкчесе Р. И.Булатова), тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г.Р. Хәмидуллина, тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Л. Н. Лазарева һәм сыйныф җитәкчеләре сәламләде. Мәктәпне тәмамлаучылар яшьлек хатирәләренә чумып кына калмадылар, ә мәктәп программасын,үткән елларның җырларын белүләрен тикшерделәр. 11 сыйныф укучылары да белемнәре буенча артта калмады, алар төрле яшьтәге кунакларны кызыксынып күзәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International