Келәш авылының “Ак калфак”төркеме хатын-кызлары махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә оекбашлар бәйләү өчен йон эрлиләр. Кайсылары орчык әйләндерсә, башкалары җепләрне ката, киләпкә сара, йомгакка урый. Бәйләргә яратучылар әзер җепләрдән оекбашлар бәйләүгә дә кереште. Окоп шәмнәре өчен әзерләмәләр дә ясыйлар уңган ханымнар.
.jpg)
.jpg)