Балаларыбызның балачагы шатлыклы һәм бәхетле булсын өчен, аларның тормышында төп урынны уен биләргә тиеш. Әгәр уен якын өлкәннәр белән аралашуга нигезләнгән булса ,бала өчен ул аеруча кыйммәтле .
Татар халкының туган телен һәм традицияләрен саклау, үстерү максатыннан, гаилә елына багышланган чаралар кысаларында, "Әкият" балалар бакчасында тәрбияче А.В. Абдурахманова тарафыннан "Гаиләбез белән татар халык уеннары уйныйбыз"дигән күңел ачу кичәсе оештырылды.
Балалар әти-әниләре белән бергә "Түбәтәй", "Кулъяулык", "Йөзек салыш", "Сукыр тәкә"кебек искиткеч халык уеннары белән таныштылар һәм уйнадылар.
Мондый уртак уен эшчәнлеге балаларны әти-әниләре һәм тәрбиячеләре белән якынайта. Бүгенге очрашу барлык катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте!
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)