Келәш модель китапханәсе хәбәр итә

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

"Мәдәният" милли проекты кысаларында модернизацияләнгән Келәш модель китапханәсендә "Гаиләләр белән эшләү - өстенлекле юнәлеш" дигән түгәрәк өстәл узды. Анда “Татар гаиләсе”, “Ак калфак” иҗтимагый оешмалары җитәкчесе, “Россия хатын-кызлары иҗтимагый берлегенең Татарстан Республикасы буенча рәсми вәкиле Рима Гомәр кызы Сафиуллова, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының авыл филиаллары җитәкчеләре катнашты. Рима Гомәр кызы Сафиуллова Гаилә елында булачак бурычлар турында сөйләде, бу эшне оештыру буенча киңәшләр бирде. Авыл филиаллары җитәкчеләре һәм мәдәният хезмәткәрләре гаилә белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Шулай ук оештыру мәсьәләләре дә каралды.

Китапханә хезмәткәрләре китапханә буйлап экскурсия үткәрделәр, авыл тарихы, китапханә, Келәшнең күренекле кешеләре белән таныштырдылар, модернизация нәтиҗәсендә алынган заманча техника мөмкинлекләрен күрсәттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International