2023 елда Россия Социаль бүлеге «Ватан сакчылары» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү Дәүләт фонды белән ике яклы хезмәттәшлек турында килешү төзеде. СВО да катнашучыларны тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү беренче чиратта гамәлгә ашырыла һәм аерым контрольдә тора. Алар биргән гаризалар буенча тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүгә 46,2 млн. сум акча җибәрелгән.
Сугышчан хәрәкәтләр ветераны таныклыгы нигезендә 3 613 ветеранга, 1 Россия Героена һәм 1 һәлак булган Россия Герое гаиләсенең 2 әгъзасына айлык акчалата түләү билгеләнде. 209 мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрләрнең йөкле хатыннарына бер тапкыр бирелә торган пособие билгеләнгән. 1 098 хәрби хезмәткәрнең һәр баласына 15 548,07 сум күләмендә айлык пособие билгеләнде.