Дәүләт хезмәтләре күрсәтү

2024 елның 2 феврале, җомга

 2023 елның 1 гыйнварыннан Социаль фондның территориаль органнары 213 торле хезмәт күрсәтә, аларның 43-е цифрлы форматта күрсәтелә. 2023 елда Социаль фондның

электрон хезмәтләреннән файдалану активлыгы 92,3% тәшкил итте (1 010,5 мең мөрәҗәгать электрон рәвештә). Шуның белән бергә, гражданнар элеккечә үк фондның клиентлар белән эшләү хезмәтенә яки күпфункцияле үзәкләргә шәхсән мөрәҗәгать итә ала.

2023 елда дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы (ЕПГУ )дагы шәхси кабинетларга төрле тормыш хәлләре буенча 199 меңнән артык мөрәҗәгать җибәрелгән: «бала туу» (59,7 мең.), «инвалидлык билгеләү» (19,5 мең.), «пенсия яшенә җитү» (8,3 мең), «йөклелек» (8,9 мең.), «баланың билгеле бер яшькә җитүе » (103,3 мең).

 Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша фонд булачак пенсионерларга (45 һәм 40 яшькә җиткән ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында) һәр 3 ел саен булачак пенсия күләмен исәпләү һәм пенсия тупланмалары ,  стажлар һәм коэффициентлар турында хәбәр итә. Инвалидлыгы булган кешеләргә индивидуаль программалар, тернәкләндерү программалары һәм табиб комиссияләре турында мәгълүмат бирәләр. Социаль фонд гражданнарга заказ буенча  белешмәләр, шулай ук пособиеләр билгеләү һәм түләүләр турында мәгълүматлар бирә. Социаль фондның электрон сервислары мөмкинлекләреннән файдаланып, бирелгән гаризаларның статусын контрольдә тотарга мөмкин.

Шәхси мәгълүматларны күрсәтеп һәм "кодлы сүз" кулланып,  үзәкнең "кайнар линия" телефоны буенча өстәмә мәгълүматлар алырга мөмкин. 2023 елда гына да Татарстанда бердәм үзәк операторлары тарафыннан гражданнарның 1,5 млн. мөрәҗәгате эшкәртелгән. 2022 ел белән чагыштырганда,  эшкәртелгән мөрәҗәгатьләр саны 154% ка арткан, ә клиентларның хезмәт күрсәтү сыйфаты белән канәгатьләнү дәрәҗәсе 97% ка җиткән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International