2023 елда Татарстан Республикасында иминләштерелгән гражданнарның вакытлыча хезмәткә сәләтсезлегенең 988,1 мең очрагы теркәлгән. Пособие билгеләү процессы проактив режимда бара, ягъни гражданин үзе (әгәр бу социаль иминләштерүгә кертемнәрне мөстәкыйль рәвештә түли торган гражданин булмаса, мәсәлән, шәхси эшмәкәр) фондка документлар китерми. Ул мөрәҗәгать иткән медицина оешмасы Социаль фондка хезмәткә сәләтсезлекнең электрон кәгазе (ЭЛН) ачылу турында хәбәр итәчәк, фонд бу хакта эш бирүчегә җиткерә, эш бирүче Социаль фондка пособиене исәпләү өчен белешмәләр тапшырачак, ә гражданинның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына ЭЛН ны ачу, озайту, ябу һәм түләү турында хәбәр җибәреләчәк.
2023 елда 1 136,5 мең эшкә яраксызлык кәгазе буенча пособие түләнгән. Вакытлыча хезмәткә яраксызлык һәм ана булу сәбәпле чыгымнар 21 млрд. сумнан артык тәшкил иткән.
2024 елның 1 гыйнварыннан хастаханә кәгазе буенча көнлек түләүнең максималь суммасы 4 039 сум тәшкил иткән. Узган елдан ул бер ярым тапкырга арттырылган.
Декрет ялында булучы 24,5 меңнән артык әни яшь ярымга кадәрге бала карау буенча пособиеләр алды. Түләнгән акчаның гомуми күләме 3,8 млрд. сум тәшкил итте.