"Хәтердә һәм йөрәктә"

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Сталинград сугышында совет гаскәрләре немец-фашист гаскәрләрен тар-мар иткән көнгә Алабирде авылы  мәдәният хезмәткәрләре “Хәтердә һәм йөрәктә” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр. Оештыручылар Бөек Ватан сугышында Сталинград сугышының тарихи роле, шулай ук анда сугышкан солдатларның һәм офицерларның батырлыгы турында сөйләделәр. Сталинград сугышында катнашучы якташларын искә алдылар. Болар -  Гыймранов Әхлиулла Гашик улы, Садриев Гыйлаҗ Садри улы, Шәфигуллин Хәттап Сөнгатулла улы. Алар «Сталинградны саклаган өчен» медальләре белән бүләкләнгәннәр. Чара ахырында Ватанны саклап сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International