«Дуслык сыйныфы серләре» ата-аналар комитетларының республика конкурсының зона этабы

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

2024 елның 3 февралендә Чүпрәле муниципаль районында ата-аналар комитетларының «Дуслык сыйныфы серләре» республика конкурсының зона этабы узды.

Конкурсның максаты – Татарстан Республикасы районнарының мәгариф оешмалары һәм ата-аналар комитетларының мәктәп укучыларын тәрбияләү мәсьәләләрендә үзара хезмәттәшлегенең иң яхшы практикаларын ачыклау һәм популярлаштыру.

Конкурсның зона этабында Тәтеш, Апас, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Чүпрәле муниципаль районнарыннан 6 ата-аналар комитеты катнашты.

Ата-аналар комитетлары 3 сынауда көч сынаштылар:

1. Визит карточкасы «Безнең күңелле дуслык сыйныфы!»;

2. «Дуслык сыйныфы серләре» күргәзмәсе;

3. «Бердәм тәрбия мохите: ата-аналар, балалар һәм тәрбия буенча киңәшче» иҗади проектын яклау.

Конкурс нәтиҗәләре буенча П. С. Ханжин исемендәге Тәтеш 1 нче урта мәктәбенең 7 «В» сыйныфы ата-аналар комитеты 3 урынны яулады! Сыйныф җитәкчесе – Гасимова С.И.

Район командасын котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International