2024 елның 3-5 февралендә Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында татар мәктәпләрендә укучылар арасында туган (татар) әдәбияты буенча укучыларның республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Алабирде урта мәктәбе укучысы Нургалиева Инзилә олимпиада призеры дип танылды.
Олимпиадада уңышлы чыгыш ясавыгыз белән котлыйбыз! Катнашучыны әзерләгән Заһидуллина Әльфия Гали кызына чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.
Ирешкәннәргә беркайчан да тукталмаска телибез! Бер тырышлыгыгыз да юкка чыкмасын. Уңышлар һәм тагын да күбрәк җиңүләр телибез!
.jpg)