Шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә бәйләнешләрен һәм буыннар дәвамлылыгын ныгыту, Татарстан һәм үз гаиләсе тарихына кызыксынуны үстерү, тарихи аңны формалаштыру һәм патриотизм хисләрен тәрбияләү, шулай ук архив материаллары белән эшләргә, тарихи һәм туган якны өйрәнү әдәбиятын укуга җәлеп итү максатларында, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Минем шәҗәрәм" конкурсын үткәрә.