Туган (рус булмаган) телдә белем алучы мәктәп укучылары арасында рус теле буенча республика укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

2024 елның 5-7 февралендә Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында туган (рус булмаган) телдә укытыла торган мәктәп укучылары арасында рус теле буенча республика укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Самаркинна Диана һәм Сведетелев Денис Олы Шәмәк урта мәктәбе укучылары олимпиада призерлары дип танылды.

Уңышлы чыгыш белән котлыйбыз! Катнашучыларны әзерләгән педагог Югушева Елена Георгиевнага чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International