2023 елда производствода зыян күргән 1493 Татарстанлы Россия Социаль фондының тернәкләндерү үзәкләрендә шифаханә-курорт дәвалануы узган. Алар «Ключи» (Томск шәһәре), «Омский» (Омск шәһәре), «Тараскуль» (Төмән шәһәре), Россия Федерациясе социаль иминиятләштерү фондының «Вятские Увалы» (Киров өлкәсе), «Тинаки» (Әстерхан шәһәре) , «Волга» (Балаково шәһәре, Саратов өлкәсе), «Волгоград» (Волгоград шәһәре), «Вольгинский» реабилитация үзәкләре бюджет учреждениеләре, «Голубая речка» (Мәскәү өлкәсе) һәм «Кристалл» (Мәскәү шәһәре) реабилитация һәм укыту үзәкләрендә булдылар.
Исегезгә төшерәбез, күп профильле үзәкләрдә дәвалау Россия Социаль фонды акчалары хисабына үткәрелә. Рәсми рәвештә эшкә урнашкан, производствода имгәнү алган хезмәткәрләр түләүсез югары технологияле тернәкләндерү уза. Төп шарт - мондый чаралар зыян күрүченең реабилитацияләү программасында күрсәтелгән булырга тиеш.
Социаль фонд юлламалары буенча Фондның тернәкләндерү үзәкләрендә ел саен дәвалау узарга мөмкин. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша, күпфункцияле үзәкләрдә яисә шәхсән Татарстан Республикасы буенча Социаль фондның клиент хезмәтендә гариза бирергә кирәк.