Балалар китапханәсе хәбәр итә

2024 елның 9 феврале, җомга

2024 елның 6 февраленнән 13 февраленә кадәр Бөтенроссия Куркынычсыз Рунет атналыгы 2024 уза. Акциянең инициаторлары булып Россия дәүләт балалар китапханәсе һәм куркынычсыз Интернет үзәге Не Допусти тора. Бу халыкара куркынычсыз интернет көненә багышланган зур акция.

Бу датага балалар китапханәсендә Ханҗин П.С. исемендәге 1 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең кече сыйныф укучылары өчен «Интернетка Куркынычсыз юл» мәгълүмат дәресе үткәрелде. Чара башында укучылар блиц-сораштыруда катнаштылар, нәтиҗәдә аларның барысы да диярлек Интернет һәм социаль челтәрләрдән файдалана. Балалар чын тормыш кебек үк, Глобаль челтәрнең дә файда гына түгел, куркыныч та китерә алуын белделәр – аны җинаятьчел төркемнәр һәм аерым хулиганнар куллана. Китапханәче челтәрнең төп куркынычларын санап чыкты һәм алардан ничек сакланырга кирәклеген әйтте. Укучылар «Интернет челтәрендә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре» социаль видеороликларын карап, интернетта куркынычсыз тәртипнең җиде кагыйдәсен үзләштергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International