2024 елның 9 февралендә Өстәмә белем бирү үзәге базасында “Кешене тәрбияләү” конкурсының муниципаль этабы узды.
Конкурсның “Тәрбияләү процессы белән идарә итү” һәм “Балачак навигаторлары” номинацияләрендә узды. Тәтеш районы мәгариф бүлеге башлыгы Г.Ф.Кирилина конкурсантларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте һәм конкурста катнашучыларның сертификатларын тапшырды.
«Тәрбияләү процессы белән идарә итү» номинациясендә тәрбия эше буенча директорлар урынбасарлары катнашты:
- Бердникова Наталья Владимировна, Нармонка урта мәктәбе;
-Торгашова Алена Николаевна, Богдаш төп мәктәбе;
-Хәмидуллина Гүзәл Рәис кызы, «П.С. Ханжин исемендәге Тәтеш 1 нче урта мәктәбе»;
- Шәмсетдинова Зөлфия Исмәгыйль кызы, Олы Тархан урта мәктәбе.
«Балачак навигаторлары» номинациясендә балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек итү һәм тәрбияләү буенча директорлар киңәшчеләре катнашты:
- Лазарева Людмила Николаевна, П.С. Ханжин исемендәге Тәтеш 1 нче урта мәктәбе;
-Мещерякова Анна Анатольевна, Тәтеш граждан яклау көллияте;
- Нигъмәтуллина Гүзәл Ислямовна, Олы Тархан урта мәктәбе;
- Россеева Галина Александровна, Хапаев В.А. исемендәге Тәтеш кадет интернат-мәктәбе.
Конкурсантлар барлык конкурс сынауларын лаеклы үтте. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү педагог һәм остаз елын ябуга багышланган тантаналы чарада узачак.
.jpeg)