Оборона, патриотик һәм спорт эше айлыгы кысаларында, АБВГДейка өлкән төркемендә, төрле уеннар кулланып, без Туган ил турында кызыклы һәм мавыктыргыч рәвештә белем алабыз. Безнең илнең күпчелек төбәкләрендә Герб, флаг һәм гимн бар. Алар барысы да бер-берсеннән аерыла. Татарстан Республикасы символлары да үзенчәлекле. Бу безнең халык тарихының һәм мәдәниятебезнең бер өлеше, без аны белергә тиеш! Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Гербы Көне. Дәүләт символикасы белән танышу җиңел эш түгел, ләкин ул иҗади һәм гадәттән тыш мавыктыргыч булырга мөмкин. Шуна мәктәпкә әзерлек төркемендә республикада гербны раслау тарихы турында тематик әңгәмә узды . Тәрбияләнүчеләр ТР Дәүләт гербында яшел рамкасына урнаштырылган уң алгы аягы күтәрелгән канатлы ак барс рәсеме булуын белделәр. Чара барышында балалар "гербны җый" уенын уйнадылар һәм "Без Россиядә яшибез-Татарстан"мультфильмын карадылар.
.jpg)