12 февральдә гражданлык-патриотик айлыгы кысаларында «Тәтеш татар урта гомуми белем бирү» мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары алдында махсус хәрби операциядә катнашучысы Р.С. белән очрашу булды. Р.С. балаларга армиядә хезмәт итү кирәклеге, Ватанга мәхәббәт, үз халкы алдында хезмәт бурычын үтәү турында сөйләде, һәр сугышчыга туганнарыннан хәбәрләр яисә аларга бөтенләй таныш булмаган балалардан тизрәк җиңү теләген белдереп язылган хатлар алгач, булган хисләре белән уртаклашты.
Балалар кунакны зур кызыксыну белән тыңладылар. Чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык һәм Ватанга булган мәхәббәтне, чын кешелек сыйфатларын үз күзләре белән күрделәр.