5 февральдән 10 февральгә кадәр Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Бердәм гаилә – бердәм Россия» дигән исем астында башлангыч сыйныфлар атналыгы узды. Аның максаты - укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерүгә, уку предметлары буенча белемнәрне киңәйтүгә, иҗади сәләтләрен формалаштыруга ярдәм итү; иң актив, иҗади һәм сәләтле балаларны ачыклау иде.
Атнаның һәр көне башлангыч мәктәпнең бер фән өлкәсенә багышланды һәм барлык көннәрен Россиядә Гаилә елы темасы берләштерде. Һәр бала дәрестән тыш чараларда, конкурсларда, күргәзмәләрдә, конференцияләрдә катнашты.
Атнаның иң талантлы һәм актив катнашучылары грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнде. “Башлангыч мәктәп атнасы” иҗат, хезмәттәшлек атмосферасында узды һәм башлангыч сыйныфларда эшнең югары нәтиҗәлелеген күрсәтте, дип әйтергә мөмкин.
.jpg)
.jpg)