Электрон имзаны юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр онлайн рәвештә ФНС сайтында рәсмиләштерә ала

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр хәзер Россия Федераль салым хезмәтенең таныклык бирү үзәгенә шәхсән мөрәҗәгать итмичә, биометрия буенча квалификацияле электрон имза рәсмиләштерә ала. Хезмәт Россия Федераль салым хезмәте һәм биометрик технологияләр үзәге тарафыннан вице-премьер Дмитрий Григоренко кушуы буенча гамәлгә ашырыла һәм «старт бизнеса онлайн»суперсервисын формалаштыруның беренче адымы була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International