Өстәмә белем бирү үзәге хәбәр итә

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

     Гыйнвар-февраль  айларында Өстәмә белем бирү үзәгендә «Куркынычсыз юл»  республика  иҗади эшләр конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурс балаларда юлларда куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыруга, юл хәрәкәтендә катнашучыларны тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга ярдәм итте.

Кече сыйныф укучылары юлда куркынычсыз тәртипне профилактикалау буенча рәсемнәр күрсәттеләр. Урта буын укучылары мини-плакат тәкъдим иттеләр. Урта мәктәп укучылары иҗади интерактив кроссворд эшләделәр.

Конкурска 44 иҗади эш тәкъдим ителгән. Иң яхшы эшләр конкурсның республика этабына җибәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International