Бүген Нармонка мәктәбендә "Җәлил безнең йөрәкләрдә"дигән әдәби сәгать узды. Очрашу башкаларның бәхете өчен үз гомерен кызганмаган татар шагыйре-героена, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышланган иде. Укучыларга шагыйрь тормышы, Җәлилнең сугышка китүе турында видеофильм күрсәтелде. Сугыш шагыйрьне аптырашта калдырмаган. Муса эчтән аңа әзер була һәм беренче көннәрдән үк, әле сугыш коралы кулына алмыйча, шагыйрьнең каләме белән дошман белән сугыша башлый. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен искә төшерделәр. Балалар "Дошман" һәм башка бик күп шигырьләр турында сокланып сөйләделәр. Җәлил шигырьләрен укыганда, аларны баш өстендә җәфалаучының балтасы эленеп торган кеше язганлыгын бер генә минутка да онытмыйсың. Шагыйрьнең рух көче үлемнән куркуны бөтенләй белмәвендә түгел, ә бу куркуны җиңеп чыгуында һәм горурланып, тыныч кына үлем йөзенә каравында. Муса Җәлилнең батырлыгы гасырлар дәвамында беркайчан да сүнмәячәк.
Чараның ахырында укучылар күргәннәре турында фикер алыштылар һәм шагыйрьнең гомере кыска булган, әмма ул йөрәкләрдә мәңге яшәячәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Җәлил үзенең бөтен иҗаты, гомере буе кешеләргә ничек яшәргә, үз Ватанын, халкын, үз җирен ничек яратырга кирәклеген күрсәтте.
.jpg)