Үзәк китапханә хәбәр итә

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Ел саен Россиядә яшүсмерләрнең хокукый культурасын күтәрү буенча мөһим масштаблы чара – яшь сайлаучылар көне үткәрелде.

Бу көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре студентлар өчен «Сайларга вакыт» дигән квест - уенын үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар сайлаулар, лаеклы кандидат яки партия өчен үз тавышларын ничек бирергә кирәклеге турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Чөнки сайлауларда катнашу - гражданлык җитлеккәнлеге һәм мөстәкыйль сәяси позиция күрсәткече, сайлау процессында катнашып, хакимият формалаштыру өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга әзерлек. Мәгълүмат өлешеннән соң булачак сайлаучылар алган белемнәрен уенда кулланырга тырыштылар. Командалар үзләренең югары дәрәҗәдәге хокукый һәм гражданлык грамоталылыгын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International