Район китапханәләрендә берничә чара узды

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 35 еллыгына район китапханәләрендә берничә чара үтте.

Олы Әтрәч китапханәсендә «Әфган сугышы солдатлары» батырлык дәресе узды. Чарага Әфган сугышында катнашкан Хәйруллин Иршат Кашап улы һәм башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде. Алар совет солдатлары һәм офицерлары турында игътибар белән тыңладылар. Ерак Әфганстанда безнең совет сугышчылары кешелекнең иң яхшы сыйфатларыннан батырлык һәм ныклык, күрсәтәләр.

Олы Бисәр китапханәсендә “Әфганстанны онытырга хакыбыз юк” дип исемләнгән патриотик сәгать узды.

          Нармонка авылы китапханәчесе "Вакыт безне сайлады" китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балалар Әфган сугышы турында китаплар белән таныштылар.Әфганстан юллары аша үткән сугышчы - якташларыбыз турында кызыксынып тыңладылар, альбомнар карадылар.

          Чинчурино авылы китапханәсендә укучылар өчен «Әфганстан – тере хәтер» дигән тарих сәгате үткәрелде. Чарада Әфганстандагы вакыйгаларда катнашкан Борис Геннадьевич Ивлев чакырылган иде.Ул сугыш турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

«Без сине онытмаячакбыз, Әфганстан» дип исемләнгән  тантаналы чара Иоково авылының Дан обелискы янында узды.Анда сугышчы - интернационалист Андрей Потаповка һәйкәл куелган. Чарага сугышчы-интернационалистлар чакырылды: Алексеев Валерий Григорьевич, Карпов Николай Григорьевич, Храмов Геннадий Васильевич, һәлак булган Андрей Потаповның сеңлесе, Наталья Николаевна, мәктәп укучылары. Жуково җирле үзидарә башлыгы Наталья Александровна сугышчы-интернационалистларга ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм игелек теләде.

“Аларның исемнәрен онытма!” дип исемләнгән чара Олы Тормы китапханәсендә узды. Ун елга якын хәрби бәрелешләр күп бәла-казалар һәм газаплар китерде. Әфганстандагы сугыш 15 мең кешенең гомерен өзде. Һәм бүген без әфганчы- якташларыбызны искә төшердек. Китапханәче интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган авылдашлары Мусин Хәмит һәм Әхмәтҗанов Шамилнең батырлыклары турында сөйләде. Шулай ук китапханәдә булган Әфган сугышы турында китаплар, папкалар белән таныштырды.

Калган китапханәләрдә дә шундый ук чаралар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International