15 февраль - Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән солдатларны искә алу көне.
Бу истәлекле дата Туган ил чикләреннән тыш хәрби бурычын үтәгән сугышчылар хөрмәтенә багышланган. Аны Әфганстанның авыр юлларын үткәннәр генә түгел, ә бик күп россиялеләр билгеләп үтә. Бу дата дөньяны кадерләүче, «бурыч», «хөрмәт», «Ватан» кебек төшенчәләр тирән мәгънәгә ия булган һәркем өчен кадерле. Бу көнне, 15 февральдә, сугышчы – интернационалистларны искә алу көнендә балалар бакчасы төркемнәрендә "Тере хәтер" тематик дәресләре узды, алар Әфганстанда үз бурычларын үтәгәндә рухи көчен, фидакарьлеген, батырлыгын күрсәткән барлык кешеләргә багышланды...
Зурлар төркеме тәрбиячесе Н. Г. Бирюкова тәрбияләнүчеләргә сугышчыларның батырлыгы һәм кыюлыгы,аларның нинди авыр шартларда хезмәт итүләре турында сөйләде. Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре тәрбиячеләре Н. Н. Тарасова белән бергә Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы тәтешлеләр турында сөйләштеләр. Аларның берсе-безнең шәһәрдә яшәүче Алексеев Николай Никандрович. Балалар бик кызыыксынып һәм саклык белән аның хөкүмәт бүләкләрен, шул еллардагы фотоларын карадылар. Тәрбияләнүчеләр шул вакыйгаларда катнашучыларның истәлекләре белән таныштылар. Балалар Ватанны саклаучы бурычын үтәгән кешеләр турында истәлекне мәңге саклау һәркемнең изге бурычы, дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
.jpg)