Муса Җәлил истәлегенә багышлана

2024 елның 16 феврале, җомга

Тәтеш кадет-интернат мәктәбендә Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулуга багышланган чаралар үткәрелде. Туган тел һәм әдәбият укытучысы Н.Р. Сиякина шагыйрь язган китаплардан, газета һәм журналлардан алынган материаллардан китап күргәзмәсе оештырды. 5-8 сыйныф укучылары арасында патриот-шагыйрь Муса Җәлил шигырьләре конкурсы булып узды. 15 февральдә 5 сыйныф кадетлары белән батырлык дәресе үткәрелде.

Чараларда актив катнашучылар һәм шигырьләр конкурсында җиңүчеләр 20 февральдә район күләмендә планлаштырылган Җәлил укуларында чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International