Өстәмә белем бирү үзәге хәбәр итә

2024 елның 16 феврале, җомга

 Өстәмә белем бирү үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү кысаларында "Туган илем"интеллектуаль викторинасы узды.

Бу викторина Россия, Татарстан Республикасы һәм Тәтеш районы тарихын белү дәрәҗәсен күтәрергә, илебезнең хәрби-тарихи мирасын саклап калырга мөмкинлек бирә. Викторинада 6 команда катнашты.

Нәтиҗәләр буенча 1 урынны "Зур Шәмәк урта гомуми белем бирү мәктәбе" ,

2 урынны - "А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе ",

3 урынны -" Ханҗин П. С. исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе  алды

Катнашучы сертификатлары белән « Нармонка урта гомуми белем бирү мәктәбе», «Татар урта гомуми белем бирү мәктәбе», «Бакрчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» бүләкләнде. Биремнәр шактый катлаулы булса да, барлык укучылар үзләрен бик лаеклы итеп күрсәттеләр, барысы да илебез тарихын да, туган як тарихын да белә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International