Бүген «Сабый» балалар бакчасының кече төркемендә А.Л. Бартоның туган көненә багышланган «Уенчыклар» тематик көне узды.
Бу язучының исеме бөтен дөньяга билгеле. Балалар шагыйрәнең шигырьләрен кызыксынып тыңладылар һәм педагоглар ярдәмендә аларны сәхнәләштерделәр. Ә Таняны сөендерер өчен, балалар үз тупларын пластилин белән бизәгәннәр һәм кызга бүләк иткәннәр.
А.Барто әсәрләре балаларда якыннары турында мәхәббәт һәм кайгырту тәрбияли, балаларның йөрәкләрен шәфкатьлелек һәм яхшылык өчен ача. Аның шигырьләрендә балаларыбызның берничә буыны үскән, аларны әниләр һәм әтиләр ,абиләр һәм бабайлар белә һәм хәтерли.
.jpg)