Үзәк китапханә хәбәр итә

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

2024 елның 18 февралендә Чинчурино мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган «Рус егете утта янмый, Рус егете суда батмый» дигән чара узды. Биш этаптан торган конкурс программасында Алекина Поляна, Жуково, Монастырск, Нармонка һәм Ямбахты торак пунктларыннан егетләр катнашты.

Булачак Ватанны саклаучыларга Калашников автоматын тулысынча сүтеп-җыюда осталыкларын күрсәтергә, бәрәңгене тиз һәм сыйфатлы чистартырга, кулларында идәннән гәүдәне күтәреп төшергәндә җитезлек һәм чыдамлык күрсәтергә туры килде.

Конкурс программасының 1 этабы - туган авылның визит карточкасы тамашачыларда аеруча кызыксыну уятты. Катнашучылар җыр башкарганда һәм патриотик темага шигырьләр укыганда иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

Һәр этапта җиңүче һәм призерлар билгеләнде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Жуково авылы вәкиле Даниил Москвин җиңү яулады. Икенче урында Нармонкада яшәүче Руслан Королев. Өченчесе - Монастырск авылыннан Евгений Ванюхин.

Алекинополяналы Дмитрий Храмов призлы урынга чак кына барып җитми калды, аның визит карточкасы жюри тарафыннан иң яхшыларның берсе дип танылды.

Программаның иң яшь катнашучысы Ямбахты авылыннан Руслан Сәйфетдинов үзен лаеклы тотты.

Конкурста катнашучылар этаплардагы казанышлары өчен медальләр белән бүләкләнделәр. Зур конкурс программасында җиңүче һәм призерлар меценатлардан дипломнар һәм бүләкләр алдылар.

Егетләрне чарага авыл китапханәчеләре әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International