20 февральдә Тәтеш шәһәренең балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында «Җәлил укулары» конкурсы узды.
Конкурста Тәтеш районы балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә тәрбияләнүче 150гә якын кеше, педагоглар һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты, алар Муса Җәлил әсәрләрен рус, татар телләрендә укыдылар. Шулай ук Бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең чуаш, мордва һәм инглиз телләрендәге әсәрләре дә тәкъдим ителде.
Конкурс «Муса Җәлил рус һәм татар телләрендә», «Муса Җәлил дөнья халыклары телләрендә», «Коллектив башкару» һәм «Җәлилчеләр» номинацияләре буенча үткәрелде
Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм татлы бүләкләр тапшырылды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)