"Миләшкәй" балалар бакчасы хәбәр итә

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

Ватанны саклаучылар көне алдыннан безнең балалар бакчасында "Әти һәм мин - спорт гаиләсе!" дигән күңел ачу - конкурс программасы үтте. Балалар шигырьләр укыдылар, әтиләрне котлап җырлар җырладылар. Әтиләр бәйрәмнең барлык конкурсларында бик актив катнаштылар. Үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәттеләр: чыдамлык, җитезлек, көч, тапкырлык. Хәтта балалар уен белән мәшгуль булганда төймә тегә дә беләләр безнең әтиләр. Коллектив һәм балалар исеменнән ир-атларыбызны бу искиткеч бәйрәм белән котлыйбыз! Барыбызга да бәхет, сәламәтлек һәм тынычлык телибез!
Тәтеш ДОСААФ автомәктәбенә хезмәттәшлек һәм чарада катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International