Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү буенча зона семинары

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

20 февральдә Тәтеш шәһәренең «Колосок» балалар бакчасы базасында «Гражданлык-патриотик тәрбия: эчтәлек һәм эш формалары дәвамлылыгы» темасына мәктәпкәчә учреждениеләр тәрбиячеләренең зона семинары узды

Семинар барышында Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасына ярашлы рәвештә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирүнең бурычлары һәм эчтәлеге каралды. Балалар бакчасы педагоглары гражданлык һәм патриотизм нигезләрен формалаштыру өлкәсендә тәрбияләнүчеләр, ата-аналар һәм педагоглар белән эшләүнең төрле формаларын тәкъдим итә.  Семинар эшендә Тәтеш, Апас һәм Кайбыч районнары педагоглары катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International