Сезне Халыкара туган тел көне белән чын күңелдән котлыйм!
Җир шарының төрле почмакларындагы кешеләр сөйләшә һәм яза торган күпсанлы телләр — бу һәр халыкның һәм бөтен дөньяның иң зур мәдәни казанышы. Нәкъ менә туган тел безнең милли үзаңны билгели һәм буыннан-буынга тапшырыла торган уникаль мәдәни кодны формалаштыра.
Бу өлкәдә актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә күп санлы программа чаралары һәм проектлар юнәлдерелгән. Милли телләр үсешенә мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте учреждениеләре, милли-мәдәни берләшмәләр үткәргән даими эш ярдәм итә.
Уртак тырышлык белән без тел өлкәсендәге иң мөһим мәсьәләләрне хәл итә алырбыз, күпмилләтле Татарстанда яшәүче барлык халыкларның уңай милли-мәдәни үсешен тәэмин итәрбез дип ышанам.
Тәтеш муниципаль район башлыгы Р.Х. Сафиуллов