Татар мәктәбе хәбәр итә

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

2024 елның 20 февралендә 5, 6 нчы сыйныфларда Халыкара туган тел көненә багышланган сыйныф сәгате үткәрелде. Чара барышында укучылар Халыкара туган тел көненең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, телләр проблемалары турында фикер алыштылар,  телләрнең байлыгына сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләштеләр, мәкальләрне, фразеологизмнарны, тел турында табышмакларны искә төшерделәр. Туган тел-ул бер үк вакытта мәдәният тә, фикер йөртү рәвеше дә. Телләрнең күптөрлелеге кеше мирасының зур байлыгы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International