Халыкара туган телләр көне ел саен 21 февральдә билгеләп үтелә. Бу көн 1999 елда ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30 нчы сессиясе карары белән тел һәм мәдәни төрлелеккә һәм күптеллелеккә ярдәм итү максатыннан булдырылган.
Телләр һәр халыкның мәдәнияте һәм үзенчәлеге өчен мөһим элемент булып тора, һәм туган телләрне саклау һәм үстерү мәдәни төрлелекне һәм мәдәниятара диалогны саклау өчен зур әһәмияткә ия.
Бу көнне Тәтеш районының мәгариф учреждениеләрендә туган телләрне популярлаштыруга, шулай ук төрле телләрдә сөйләшүчеләр арасында тел грамоталылыгын һәм үзара хөрмәтне арттыруга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә.
.jpg)
.jpg)
.jpg)