Үзәк китапханә хәбәр итә

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

«Мәдәниятне ачыклау» программасы кысаларында «Өченче яшь университеты»нда  Үзәк китапханә хезмәткәрләре  Россиянең бөек династиясенә багышланган «Рус бәллүре корольләреннән алып рельс җитештерүчеләргә кадәр»дип аталган тарихи экскурсия уздырдылар. Чара барышында тыңлаучылар Мальцевлар династиясе үсешенең озын  тарихи юлы белән таныштылар: провинциаль сәүдәгәрләрдән алып иң бай дворян гаиләләренең берсенә кадәр Бу нәсел белән илнең пыяла, кәгазь җитештерү, чуен кою һәм хәтта  рельслар чыгару  үсеше бәйле. Чара ахырында Гусь -Хрустальный шәһәрендә урнашкан бәллүр музеена виртуаль экскурсия үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International